+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
15 Октября 2019, 04:11

Торак пунктларның эстетикасы елы булачак

Ул республика шәһәр-авылларын тагы да ныграк төзекләндерергә һәм ямьләндерергә мөмкинлек бирәчәк

Ул республика шәһәр-авылларын тагы да ныграк төзекләндерергә һәм ямьләндерергә мөмкинлек бирәчәк


Кичәге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы Радий Хәбиров 2020 ел Торак пунктларның эстетикасы елы булачак дип белдерде.
Ул бу елны республика халкыннан актив эш көтүен ассызыклады.

— Без, беренче чиратта, халкы актив катнашкан, җитди башлан­гычлар белән чыккан муниципалитетларга финанс ярдәмен арттырачакбыз, — диде җитәкче.

Узган атнада “Полиэф” пред­приятиесендә су резервуары җимерелеп, кулланылган суларның бер өлеше якындагы территорияне пычратты. Вакыйга урынында бик күп хезмәтләр эшләде. Республика Башлыгы “Полиэф”тагы гадәттән тыш хәлне бетерү буенча отчет тыңлаганнан соң, чиновникларны көйле эшләре өчен мактады.

— Бу вакыйгага нокта куелыр һәм башкача кабатланмас, дип ышанам. Шуның мисалында күп кенә коллегалар гадәттән тыш хәл шартларында эшли белүен күр­сәтте, мин сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм. Уфага да рәхмәт әйтәсе килә. Авыр техника белән тәэмин иттеләр. Көнне төнгә ялгап эшләү­челәрне бүләкләү турында уйларга кирәк. Кирәк саныйсыз икән, дәүләт бүләкләре бирелер, — диде ул.

Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов урып-җыю кампаниясе барышы турында чыгыш ясады һәм төбәктә иң күп уңыш җыеп алган районнарны атады.

Ул белдерүенчә, катлаулы һава шартларына карамастан, бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю төгәлләнгән. Бүгенге көнгә 3 миллион 300 мең тонна ашлык сугып алынган. Уңыш гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил иткән.

Күрсәткечләр буенча Чакмагыш районы алда бара, анда гектарыннан 41 центнер уңыш җыеп алынган. Бу исемлектә Авыргазы, Кырмыс­калы, Стәрлетамак, Чишмә районнары да аталды. Техник һәм майлы культуралар урагы, яшелчә җыю дәвам итә.

Республикада 9 айда сафка кертелгән торак күләме турында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин хәбәр итте. Ул белдерүенчә, торакны сафка кертү буенча Башкортстан Русиядә — 7нче, Идел буе федераль округында икенче урынны били.

Шулай ук, быел 69 социаль объект төзү планлаштырылган, бүгенге көнгә шуларның 7се сафка кертелгән. Калганнары ел ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш.

Радий Хәбиров Затонда зур дәваханә комплексы төзи башлау зарурлыгын белдерде. Бу мәсь­әләне озакка сузарга ярамый, дип ассызыклады ул.

Башкортстанда сөт кухнялары эшен җәелдерә. Июльдә алар Стәрлетамакта эшли башлаган иде. Әле Уфа, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак районнарында һәм Салават, Күмертау шәһәрләрендә өч яшькә кадәрге балалар өчен сыйфатлы ризык әзерләнә.

Бүген республикада сөт ризыклары тарату буенча 13 пункт эшли. Алар дүрт төрле продукция: сөт, эремчек, кефир, йогурт тарата. Якын вакытта тагын 13 төр про­дук­ция өстәләчәк. Аларны җитештерү нокталары да артачак.

Киңәшмәдә “Урман картасы” мобиль кушымтасы турында да сүз булды. Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, урман участокларының интерактив картасы эшләнергә тиеш иде. Аның максаты — республика урман фондын саклау һәм арттыру. Эш барышында 5 миллион гектардан артык мәйданда урман санлаштырылган.

Мобиль кушымта махсус на­вигатор ярдәмендә тиешле урынны табу мөмкинлеге бирә. Киләчәктә бу кушымтада законсыз урман кисү, янгыннар һәм урманнардагы башка вакыйгалар турында хәбәр итәргә мөмкин булачак.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас