Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров Үзбәкстан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты.
Чит ил дәүләте делегациясе бу көннәрдә Башкортстан башкаласына эшлекле визит белән килде.
Яклар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары һәм хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре турында фикер алышты. Андрей Назаров сүзләренә караганда, Үзбәкстан бүген Башкортстанның икътисади өлкәдә иң мөһим партнерларының берсе булып тора. Моннан тыш, ике республика халыкларының тарихи һәм мәдәни тамырлары да уртак.
«Без үзара сәүдәне, сәнәгать һәм технологик кооперацияне үстерү белән кызыксынабыз, авыл хуҗалыгында озак вакытлы уртак проектларга, үзбәк партнерлары катнашлыгында күмәртәләп сату-бүлү үзәкләренең инфраструктурасын киңәйтүгә әзер, - диде Андрей Назаров.
Ботиржон Асадов билгеләп үткәнчә, перспектив юнәлешләрнең берсе – бизнес-берләшмәләрнең төбәкара хезмәттәшлеге. Ул бизнес-миссияләр белән алмашуны оештырырга тәкъдим итте һәм республика делегациясен Үзбәкстанга чакырды.