+21 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 октябрь 2019, 18:11

Мостай Кәрим юбилеенда - Кыргызстан вәкилләре

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кыргызстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әликбәк Джекшенкулов белән очрашты.

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кыргызстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әликбәк Джекшенкулов белән очрашты.
Башкортстан Башлыгы Кыргызстан Республикасы вәкилләренә Мостафа Сафа улы Кәримовның 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
– Мостай Кәрим һәм кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов бик якын кешеләр, фикердәшләр иде, шагыйрьнең юбилеен бүген безнең белән Кыргызстаннан дусларның да билгеләп үтүе бик сөенечле, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Кыргызстан – республикабызның иң мөһим партнерларының берсе. Безнең тамырларыбыз уртак. Быел яз Башкортстан Хөкүмәте белән Кыргызстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Очрашуда икътисад һәм социаль тармаклар арасында мөнәсәбәтләрнең үсеш мөмкинлекләре тикшерелде.
Радий Хәбиров Кыргызстан делегациясен 2020 елда Бөтендөнья фольклориадасында катнашу өчен Башкортстанга чакырды.
Читайте нас