+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
19 октябрь 2019, 16:15

Радий Хәбировны Нур-Солтанга чакыралар

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Республикасының Дәүләт секретаре Кырымбәк Кушәрбаев белән очрашты.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Казахстан Республикасының Дәүләт секретаре Кырымбәк Кушәрбаев белән очрашты.
Очрашу башында төбәк җитәкчесе дустанә республика кунагына Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим истәлегенә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Русия һәм Казахстан стратегик партнерлыкны үстерүдә җитди уңышларга ирештеләр, безнең илләр икътисады Евразия икътисади берлеге кысаларында актив якыная, төбәкара хезмәттәшлек үсә, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Башкорт-казах элемтәләрен ныгытуга безнең халыкларның тел һәм мәдәни туганлыгы ярдәм итүенә без бик шат. Казахстан - безнең төбәкнең төп партнерларының берсе. Без мөнәсәбәтләребезне, барыннан да элек, икътисад өлкәсендә, активрак үстерергә әзер.
Товар әйләнеше буенча Казахстан Республикасы Башкортстанның 100 чит ил партнерлары арасында бишенче урында тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча, сәүдә күләме 340 миллион доллар тәшкил итте. Ә республика вузларында Казахстаннан килгән 800гә якын студент белем ала. Урта Азия имамнары Уфаның Ислам университетында укый.
Радий Хәбиров Казахстаннан килгән кунакларны 2020 елгы Бөтендөнья фольклориадасында һәм 2021 елда узачак «Апимондия» халыкара умартачылар конгрессында катнашырга чакырды.
Кырымбәк Кушәрбаев, үз чиратында, Радий Хәбировны Нур-Солтанга эш сәфәре белән килергә һәм Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшен яңартырга чакырды. Ул, шулай ук, ике республика арасында мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга өмет белдерде.
Читайте нас