Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин бүген республика Хөкүмәтен формалаштыру буенча тәкъдимнәр кертте.
Алар 24 октябрьгә кадәр тикшереләчәк, аннары килештерү процедурасын узачак.
Искәртеп узабыз, республика законнары нигезендә Башкортстан Башлыгы вазыйфасына керешкәннән соң, Хөкүмәт отставкага китте һәм Радий Хәбиров яңа Хөкүмәт оештырылганга кадәр Хөкүмәт тарафыннан вазыйфаларын дәвам итү турындагы Указга кул куйды.