+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 октябрь 2019, 04:09

Проектларны тормышка ашыру үзебез өчен кирәк!

Абруйлы федераль комиссия Башкортстанда бу юнәлештә алып барылучы эшкә югары бәһа бирде

Абруйлы федераль комиссия Башкортстанда бу юнәлештә алып барылучы эшкә югары бәһа бирде


Русия Президенты Владимир Путинның 2024 елга кадәр ил үсеше стратегиясен билгеләгән гомумдәүләт проектларын игълан итүенә ел ярым чамасы вакыт узды. Аларны тормышка ашыру илдә һәм республикада ничек бара? Гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруның тәүге нәтиҗәләре нинди? Моңа бәйле алдагы чорга нинди мөһим бурыч-максатлар куела? Узган атнада шушы уңайдан ил күләмендә һәм республикада җитди сөйләшүләр, эшлекле очрашулар узды.


Атап әйткәндә, 14 октябрьдә ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев видеоконференция төрендә Русия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм гомумдәүләт проектлары буенча советның Президиум утырышын үткәрде. Аерым алганда, анда ил төбәкләрендә “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру барышы тикшерелде.

— Болар — халык өчен иң мөһим проектлар, һәм алар гражданнар яшәешендә тиз арада чагылыш таба. Бу — балалар бакчалары белән бәйле мәсьәләнең хәл ителеше дә, сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә, — диде чыгышында Дмитрий Медведев.

Шул ук вакытта, Премьер-министр билгеләвенчә, бу юнәлештә эш темпларын тагын да тизләтү зарур. Мәсәлән, ел башыннан илдә 25 мең урынга яслеләр төзелгән. Бу исә агымдагы елга билгеләнгән планның өчтән ике өлеше генә. Ә ел тәмамланырга ике ай чамасы гына вакыт калып бара.

Дмитрий Анатольевич бил­геләвенчә, бала тәрбияләүче ата-аналар өчен каралган льготалы ипотека программасы да әлегә тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмый. Ул мөмкин кадәр күбрәк яшь гаиләләрне колачларга тиеш, диде Хөкүмәт Премьер-министры.

Ә менә инфаркттан, инсульттан һәм кан әйләнеше авыруларыннан үлем очракларының дүрттән бер өлешкә кимүен, бәләкәй генә торак пунктларында да фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүен Дмитрий Анатольевич мөһим казаныш буларак атады.

18 октябрьдә исә “Бердәм Русия” партиясе Генераль Советы Президиумының республикада гомумдәүләт проектлары үтәлешен тикшерү буенча Федераль мониторинглау төркеме Башкортстанда бу юнәлештә эшләрнең ничек торуын тикшерде. Аның составына сенаторлар, Русиянең Дәүләт думасы депутатлары һәм Баш­кортстанның Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутатлары керде. Федераль мониторинглау төркеменең йомгаклау утырышы эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

— Бүген гомумдәүләт проектлары үтәлешен мониторинглау буенча эшче төркем бездә эшләр торышы белән якыннан таныша алды. Без бернәрсәне дә яшермәдек. Башкортстанда бүген 58 төбәк проекты тормышка ашырыла. Республика өчен бу — гражданнарыбызның тормыш-яшәешен сизелерлек яхшырту өчен зур мөмкинлек. Без халык арасында колачлы пропаганда эше алып барабыз, гражданнарга гомумдәүләт проектларының асылы турында төшендерәбез. Гомумән, юллар төзелешен алсак та, сәламәтлек саклау, мәгариф объектларының матди-техник базасын яхшырту буенча да республикада колач­лы эш алып барыла. Агымдагы елда гына да без 20 балалар бакчасы һәм 20 мәктәп төзибез. Мондый күләм элек бервакытта да булмады, — диде утырыштагы чыгышында Радий Хә­биров.

Җәмгысы исә 2019 елда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысаларында республикада 872 чара планлаштырылган. Төп игътибар социаль әһәмияттәге объектлар төзелешенә бирелә. Аерым алганда, ике поликлиника, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә һәм төзекләндерелә. 2024 елга кадәр исә 400 фельдшер-акушерлык пункты тәртипкә ките­реләчәк.

Федераль мониторинглау төркеме җитәкчесе Денис Москвин да Башкортстанда гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру барышына югары бәһа бирде һәм алга таба да шушы дәрәҗәне саклау зарурлыгын билгеләде.

Арытаба утырышта һәр юнәлеш өчен җаваплы җитәкче мониторинг нәтиҗәләре турында отчет белән чыгыш ясады. Әйтик, “Халыкара ко­опе­рация һәм экспорт” гомум­дәүләт проекты үтәлеше өчен җаваплы Дмитрий Шатохин отчетларга бәйле проблемага юлыгуын белдерде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров моның техник проблема булуын, җибәрүче адресын җитештерүче адресына алыштыру белән бәйле мәсьәлә Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведевта яклау табуын белдерде.

“Сәламәтлек саклау” гомум­дәүләт проекты өчен җаваплы Русиянең Дәүләт думасы депутаты Юрий Кобзев исә Башкортстанда бу юнәлештә алып барылучы колачлы эшне бөтен илгә үрнәк итеп куйды.

— “Сәламәтлек сәгате” форматында даими рәвештә эшлекле киңәшмәләр үткәрү, онкологияне иртә ачыклаган табибларга өстә­мә түләүләр кертү, авыл җиренә эшкә кайткан тар белгечләргә субсидияләр бирү — республикадагы бу тәҗрибәне барлык ил төбәкләренә таратырга кирәк, — диде ул.

Дәүләт думасы депутаты Михаил Чернышев исә республикада тормышка ашырылучы “Башкортстан ихаталары” проектына аерым тукталды.

— Республика үз көче белән 400дән артык ихатаны төзек­ләндерә, шуның белән ул “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектына өстәмә өлеш тә кертә, — диде ул.

“Экология” гомумдәүләт проекты өчен җаваплы Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Ламейкин исә Башкортстанда чүп-чарны аерып җыю оештырылуын, төбәк операторына техника сатып алуда ярдәм итүне, төбәк халкы белән “кайнар элемтә”нең нәтиҗәле оештырылуын уңай мисал итеп китерде.

— Ел башыннан төбәк операторларына сорау һәм шикаятьләр белән 40 меңнән күбрәк кеше шалтыраткан. Барлык мәсьәләләр дә диярлек шалтыратучылар файдасына тәүлек эчендә хәл ителгән, — диде ул.

“Сәламәтлек саклау” һәм “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси малтабарлык башлангычларына яр­дәм” гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру барышына исә Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Сазонов анализ ясады.

Ахырда Дәүләт думасы депутаты Ольга Окунева “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышы хакында җиткерде. Ул Уфа районының Чесноковка авылында — мәктәп, Дмитриевка авылында балалар бакчасы төзелешендә булган. Депутат, ике төзелештә дә балалар бакча­ларының беренче катта урнашачагын уңай бәяләп, эшләрне кар яуганчы төгәлләү зарурлыгын сызык өстенә алды.

Күренүенчә, Президентның гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру барышы ил һәм Хөкүмәт җитәкчелегенең дә, Дәүләт думасы депутатларының да, башка җаваплы структураларның да иң җитди игътибар үзәгендә тора. Бу табигый да, чөнки гомумдәүләт проектларында билгеләнгән стратегик бурычларның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле тормышка ашырылуына илнең иртәгәсе, киләчәге бәй­ләнгән. Ә аны, билгеле, һәрберебезнең якты, имин, җитеш, бәхетле һәм, әлбәттә, бүгенгедән дә яхшырак итеп күрәсе килә. Монысы — стратегик максат та, киләчәк буыннар алдындагы иң олы бурычыбыз да!
Илдар Фазлетдинов.
Читайте нас