Владимир Путин Сочида Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән очрашты.
Яклар Сүрия Республикасындагы хәлләр, атап әйткәндә, илнең төньяк-көнчыгышындагы хәлне тотрыкландыру, халыкара террорчылык төркемнәренә каршы тору мәсьәләләре турында сөйләште.
Моннан тыш, ил башлыклары Сүриядәге хәлләргә бәйле Вашингтон белән Әнкара эшләгән белдерүләр турында фикер алышты.
Русия-Төркия сөйләшүләре ике ил делегациясе катнашлыгында да үтте. Берничә сәгатькә сузылган халыкара консультацияләр йомгаклары буенча президентлар Русия һәм Төркия арасында үзара килешү турында меморандум кабул итте.