Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтайның унбишенче пленар утырышы үтте, анда утыздан артык мәсьәлә каралды.
Депутатлар Башкортстанда Эшкуарлар хокуклары буенча вәкил вазыйфасына кандидатура турындагы мәсьәләне карады. Бизнес-омбудсмен вазыйфасын башкарган Рафаил Гыйбадуллин вакытыннан алда эштән китте. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Флүр Әсәдуллинның кандидатурасын парламентка карауга тәкъдим иткән. Ул 1969 елда Дәүләкәндә туган. Башкорт дәүләт педагогия институтын һәм Русия Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Өченче һәм бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты. Икътисади үсеш министры урынбасары, Башкортстанның Инвестицияләр җәлеп итү агентлыгы директоры вазыйфаларында эшләде.
Флүр Минзаһит улы үзенең эш планы белән таныштырды, депутатларның сорауларына җавап бирде. Парламентарийлар Флүр Әсәдуллин кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Депутатлар Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Мәхмүтовның ведомствоның 2018-19 елларда эшчәнлеге турындагы мәгълүматын, шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының 2016-19 еллардагы эше турындагы отчетын тыңлады.
Утырышта “Башкортстан Республикасында күпбалалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” Башкортстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү турында” закон проекты каралды, анда 600 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчалата түләүгә хокукы булган күпбалалы гаиләләр исемлеген киңәйтү планлаштырыла. Әлеге вакытта мондый түләү сигез һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә бирелә. Бу хокукны 23 яшькә кадәр сигез һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән гаиләләргә җәелдерү тәкъдим ителә.
Шулай ук “Башкортстан Республикасы Гаилә кодексының 121 статьясына үзгәреш кертү турында”, “Башкортстан Республикасында вөҗдан һәм дин иреге турында” Башкортстан Республикасы Законының 10.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” һәм башка закон проектлары каралды.
Утырышта “Русия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль законның 18 статьясына үзгәреш кертү турында” федераль закон проектын Дәүләт думасына кертү белән бәйле закон чыгару башлангычы каралды. Аңа ярашлы, ил төбәкләренә үз законнарында адвокатлар тарафыннан бирелә торган түләүсез юридик ярдәмнең өстәмә төрләрен билгеләү хокукы бирү тәкъдим ителә. Бу гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чикләрен шактый киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк.