Япониядә илнең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Иссю Сугавара отставкага китте. Ул Русия белән икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре өчен җавап бирә иде.
Министр журналистларга 25 октябрьдә Хөкүмәт утырышыннан соң үз карары турында игълан итте. Аның сүзләренә караганда, Министрлар кабинеты башлыгы Синдзо Абэ отставка итү турында үтенеч кабул иткән.
Элегрәк Япония мәгълүмат чаралары 2007 елда Сугавараның сайлау алды штабы сайлаучыларга бүләкләр – кавын һәм краблар өләшүен хәбәр иткән иде. Алар Япониядә деликатес булып санала һәм бәяләре шактый югары.
Сугавара үзе мондый кыйммәт бүләкләр таратылуның чынлап булу-булмавын ачыкларга вәгъдә итте. Моннан тыш, ул элекке сәркәтибенең мондый бүләкләр җибәрү исемлеге булу-булмавын ачыкларга ниятли.
Шулай ук, җәмәгатьчелек журналдагы язмаларның берсендә язылган фактлардан да канәгать түгел. Анда министр сәркәтибенең үз сайлау округында бер сайлаучыны җирләгән вакытта хәер бирүен раслаган.