Бүген Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Бердәм Русия» Бөтенрусия сәяси партиясе җитәкчелегенең партиянең төбәк бүлекләре секретарьлыгына кандидатлар – төбәк башлыклары белән очрашуында катнашты.
Очрашуны ачып, партия рәисе, Русия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев узган сайлауларда сайлаучылар күрсәткән ышанычны көндәлек эш белән акларга кирәк, дип билгеләп үтте.
- Безнең партия алдынгы позицияләрне саклап кала, бу, әлбәттә, безнең өчен бик шатлыклы хәбәр. Агымдагы елның 8 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көне нәтиҗәләре буенча без барлык мандатларның 65 процентын, ягъни өчтән икесен алдык. Бу - яхшы нәтиҗә. Сүз уңаенда, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15 процентка күбрәк, – диде Премьер-министр.
– Әмма мондый ышанычны көндәлек эш белән акларга кирәк. Сез моның белән шөгыльләнәсез, беләм, һәркем үз урынында. Моны, чыннан да, без һәр көнне эшлибез: яңа җитештерү, яңа юл, яңа төзекләндерелгән ихата – болар барысы да кешеләрне борчый торган конкрет проблемалар, өстәвенә, барлык дәрәҗәләрдә һәм төбәкләргә хас проблемалар, - диде ул.
Партия рәисе кайбер губернаторларның партиянең төбәк бүлекчәләрен җитәкләү башлангычын хуплады.
– Сезнең идеяне җентекләп тикшерәчәкбез. Әйткәнемчә, бу идея дөрес. Әлбәттә, төбәк бүлеге секретаре вазыйфалары – бу әле өстәмә эш тә. Икенче яктан, безнең партия - идарә итүче, һәм бу - Русия Федерациясе субъекты башлыгы өчен мөһим ресурс, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
- Безнең партияне төрле дәрәҗәдәге дистәләгән мең депутат тәкъдим итә. Иң ерак территорияләрдә урындагы, беренчел бүлекләребез бар, һәм алар барысы да партиянең төбәк бүлеге секретаре булса, федерация субъектының иң югары вазыйфасын биләүче кеше өчен терәк булырга тиеш. Биредә катнашучы коллегалар төбәк бүлекләрен җитәкләсә, бу партия структуралары сезнең өчен чын таяныч булса, кешеләрнең чын ихтыяҗларын яхшырак тоярга һәм гадел карарлар кабул итәргә ярдәм итәр дип уйлыйм, - диде Дмитрий Медведев.
Соңрак «Бердәм Русия»нең генераль советы Президиумы 13 төбәк башлыгы кандидатурасын партиянең төбәк бүлекләре секретарьлары вәкаләтләрен башкаручы сыйфатында хуплау турында карар кабул итте. Алар арасында Радий Хәбиров бар, ул Башкортстан бүлегенә җитәкчелек итечәк.