+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
25 октябрь 2019, 17:43

Радий Хәбиров "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге җитәкчесе итеп сайланды

Бүген Уфада «Бердәм Русия» партиясенең төбәк конференциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк бүлеге секретаре итеп сайланды.

Бүген Уфада «Бердәм Русия» партиясенең төбәк конференциясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк бүлеге секретаре итеп сайланды.
Бу вазыйфада ул республика Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачевны алыштырды, ул 10 ел «Бердәм Русия» бүлекчәсенә җитәкчелек итте.
Башкортстан Башлыгы аңа «Бердәм Русия» алдында күрсәткән аерым казанышлары өчен партия Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Константин Толкачев бердәм эшчәнлек өчен партиядәшләренә рәхмәт белдерде, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кандидатурасын тәкъдим итте һәм аны хуплавын сорады.
Искәртеп узабыз: кичә «Бердәм Русия» партиясенең Генераль советы Президиумы 13 төбәк башлыгы кандидатураларын партиянең төбәк бүлекләре секретарьлары вәкаләтләрен башкаручы сыйфатында килештерү турында карар кабул итте. Алар арасында – Радий Хәбиров, ул бүген конференция делегатларының яшерен тавыш бирүеннән соң Башкортстан бүлеген җитәкләде.
"Бу идеяне дөрес дип саныйм. Әлбәттә, төбәк бүлеге секретаре вазыйфасы – бу әле өстәмә эш тә. Икенче яктан, безнең идарәче партия, Русия Федерациясенең һәр субъекты башлыгы өчен мөһим ресурс, - дип ассызыклады кичә партиянең төбәк бүлекләре секретарьларына кандидатлар булган төбәк башлыклары белән очрашуда «Бердәм Русия» рәисе, ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев. - Партия меңләгән кешене берьюлы ишетү мөмкинлеге бирә, өстәвенә, бу гадәти аралашуга караганда башка ракурс. Безнең партияне төрле дәрәҗәдәге дистәләгән мең депутат тәкъдим итә. Иң ерак территорияләрдә урындагы, беренчел бүлекләребез бар, һәм алар барысы да, партиянең төбәк бүлеге секретаре булса, Федерация субъектының иң югары вазыйфалы җитәкчесе өчен терәк булырга тиеш. Монда катнашучы коллегалар төбәк бүлекләрен җитәкләсә, бу партия структуралары сезнең өчен чын таяныч булса, кешеләрнең чын ихтыяҗларын яхшырак тоярга һәм гадел карарлар эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм".
Радий Хәбиров үз коллегаларына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Мин 10 ел буе безнең бүлекне җитәкләгән Константин Борисовичка рәхмәт белдерәсем килә. Минем өчен бу - ниндидер ышаныч түгел, ә тулы кыйммәтле һәм аерым эш. Партия - властька ирешү өчен бердәнбер легаль корал», - диде Радий Хәбиров.
Партия дөрес, гадел, кешелекле һәм гади булырга тиеш, дип саный Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Ул партиядәшләренә хоспис төзелешенә акча җыюда актив катнашканнары һәм Сибайдагы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Радий Хәбиров фикеренчә, республикада алдынгы позицияләрне югалтмас өчен партия технологик һәм кызыклырак булырга тиеш.
Төбәк Башлыгы төбәк башкарма комитетына партия эчендәге фикер алышуларны әзерләү һәм үткәрү бурычын куйды. Мондый дискуссия исем өчен түгел, ә конкрет карарлар эшләргә һәм партия әгъзалары өчен кызыклы булырга тиеш.
Читайте нас