Премьер-министр урынбасары вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров Хөкүмәт утырышын үткәрде. Анда якындагы һәм озайлы вакытка төбәкнең социаль-икътисади үсеш фаразлары каралды.
– Республика бюджеты җитештерү көчләрен үстерүгә, икътисади сәясәтне гамәлгә ашыруга һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә йогынты ясауның мөһим инструменты булып тора, – диде Андрей Назаров. – Бюджетны формалаштырганда фаразның нигез варианты кабул ителә. Әмма без алдыбызга тагын да зуррак бурычлар куябыз, аларны “сентябрь” Указында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров билгеләде.
Икътисади үсеш министры вазыйфасын башкаручы Лилия Мәҗитова 2020 елга, 2021-22 елларның план чорына һәм 2036 елга кадәрге чорга төбәкнең социаль-икътисади үсеше фаразын тәкъдим итте. Проект республиканың Стратегик комитеты тарафыннан хупланган һәм Стратегик тикшеренүләр институтында экспертиза үткән.