Фәнүр Мөхәррәм улы Ягафәров 1974 елның 8 июлендә Мәләвез районының Хәсән авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1994 елда “Башкортостан “ телерадиокомпаниясендә мәгълүмати программалар дикторы булып башлый. 1994-2004 елларда – шунда ук редактор, мәгълүмати программалар иҗади берләшмәсе җитәкчесе, мәгълүмати программалар баш редакциясенең сәяси күзәтүчесе, 2004-08 елларда – “Башкортстан” телерадиокомпаниясе директоры урынбасары, 2008-10 елларда – шунда ук директор урынбасары, мәгълүмати программалар хезмәте начальнигы, 2010-16 елларда – шунда ук директорның радиотапшырулар буенча урынбасары, 2016-19 елларда Башкортстан Башлыгының матбугат секретаре вазыйфаларын башкарды.