+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 октябрь 2019, 14:14

Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе тәгаенләнде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров указы нигезедә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе итеп Илшат Таҗетдинов тәгаенләнде.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезедә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе итеп Илшат Таҗетдинов тәгаенләнде.
Илшат Азамат улы Таҗетдинов 1969 елның 20 маенда Баймак районының Икенче Эткол авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.
Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Башкорт дәүләт университетында стажер-тикшеренүче булып башлый. 1997-98 елларда – Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмат-аналитика үзәгенең фәнни хезмәткәре, 1998-2000 елларда – Башкортстан Президенты Хакимияте мәгълүмат-аналитика идарәсенең икътисади үсеш бүлеге әйдүче белгече, баш белгеч, 2001-04 елларда – Башкортстан Финанс министрлыгының социаль өлкәне финанслау бүлеге начальнигы урынбасары, мәгариф, фән һәм мәдәниятне финанслау бүлеге начальнигы, 2004-08 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең икътисади үсеш һәм социаль сәясәт идарәсе начальнигы, 2008-10 елларда – Башкортстан буенча Федераль казна идарәсе җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, 2010 елда – Башкорт дәүләт университетында икътисад һәм финанслар буенча беренче проректор, 2010-18 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, 2018-19 елларда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе булып эшләде.
Башкортстанның атказанган икътисадчысы.
Читайте нас