Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың башкарма власть органнары структурасын билгеләүче указга кул куйды. Аның нигезенә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинның 19 октябрьдәге тәкъдимнәре керде.
Башкортстан Конституциясенең 91 статьясына ярашлы, Республика Хөкүмәтен Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров җитәкләячәк. Указда билгеләнүенчә, төбәк Башлыгы Башкортстан Хөкүмәте һәм Хөкүмәт әгъзалары эшчәнлегенә җитәкчелек итәчәк, шул ук вакытта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары башкарма власть органнары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә алып баруны һәм бурычларны билгеләү нигезендә аларның эшчәнлеген контрольдә тотачак.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары итеп Андрей Назаров тәгаенләнде. Аның төп бурычы – 2024 елга кадәр республика социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указда куелган максатлы күрсәткечләр үтәлешен тәэмин итү һәм гомумдәүләт проектлары күрсәткечләренә ирешү буенча Хөкүмәт эшен координацияләү.
Мәгълүм булуынча, Радий Хәбировның “сентябрь указы” Башкортстанның һәр кешесенә уңайлы шартлар тудыру, дәүләт байлыгын үстерү һәм төбәкнең югары көндәшлек дәрәҗәсенә ирешүе максатында колачлы планнарны һәм бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Андрей Геннадьевич Назаров 1970 елның 28 апрелендә Баймакта туган. Сәясәт фәннәре кандидаты. 1998 елда Сибай шәһәре Советына депутат итеп сайлана. 1998-2004 елларда - Магнитогорск шәһәрендәге Башкортстан вәкиллеге җитәкчесе, 2001-06 елларда – Башкортстан Сәүдә-сәнәгать берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкара, 2003 елда – Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутат итеп сайлана, 2005 елда – Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе рәисе, 2006 елда - Башкортстан Президенты каршындагы Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе, 2007-11 елларда – Русия Дәүләт думасы депутаты, 2010 елда – “Эшлекле Русия” гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, 2014-19 елларда – шушы оешманың рәистәше, 2019 елдан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы булып эшләде.