+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 октябрь 2019, 11:48

Рәиф Әбдрәхимов - Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары итеп Рәиф Әбдрәхимов тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары итеп Рәиф Әбдрәхимов тәгаенләнде.
Рәиф Рамазан улы Әбдрәхимов 1969 елның 13 октябрендә Күгәрчен районының Тәвәкән авылында туган. Уфа нефть институтын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда “Баштрансстрой” җәмгыятенең 39нчы баш ремонтлау-тергезү поезды мастеры булып башлый. 1997-98 елларда – Уфа шәһәренең Совет районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы урынбасары, 1998-2000 елларда – Уфа шәһәре Октябрь районы хакимияте башлыгының кадрлар белән эшләү буенча урынбасары, 2000-12 елларда – Уфа шәһәре ИСК предприятиесе директорының җитештерү буенча урынбасары, беренче урынбасары, директоры, 2012-15 елларда – “Инвестицион капитал” банкы идарәсе рәисе советнигы, 2016-17 елларда – “Капитал” җәмгыяте директоры, 2017-18 елларда – Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәре хакимияте башлыгының архитектура һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары, 2018-19 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы булып эшләде.
Башкортстанның атказанган төзүчесе.
Читайте нас