+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 октябрь 2019, 14:58

Таҗикстан - Башкортстан аралары якыная

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Таҗикстанның Русиядәге Илчесе Имомеддин Сатторов белән эшлекле очрашу үткәрде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Таҗикстанның Русиядәге Илчесе Имомеддин Сатторов белән эшлекле очрашу үткәрде.
28 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Таҗикстанның Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Имомеддин Сатторов җитәкчелегендәге рәсми делегациясене кабул итте. Эшлекле сөйләшүдә сәнәгать, икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Радий Хәбиров Башкортстан белән Таҗикстанны күпьеллык дустанә мөнәсәбәтләр бәйли, дип билгеләп үтте. Республикалар икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле юнәлешләре буенча актив хезмәттәшлек итә.
- Башкортстан-Таҗикстан элемтәләре яхшы үсә. Узган ел, аннан алдагы товар әйләнеше белән чагыштырганда, 25 процентка (25 млн. доллардан 31 млн. долларга кадәр) артса, агымдагы елның җиде аенда ул узган елгы күрсәткечен икеләтә диярлек узып киткән, – диде төбәк җитәкчесе.
Башкортстан Башлыгы сүзләренә караганда, хезмәттәшлек мәсьәләләрендә белем бирү юнәлеше зур әһәмияткә ия. Республика вузларында Таҗикстаннан 848 студент белем ала. Бу - республикада иң зур студент диаспораларының берсе.
Иммеддин Сатторов та ике яклы хезмәттәшлекне арттыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
- Киләчәктә икътисади элемтәләрне тирәнәйтергә ниятлибез. Партнерлыкны нәкъ менә төбәкара дәрәҗәдә урнаштыру бик мөһим, һәм безнең хезмәттәшлекне үстерү буенча зур планнарыбыз бар, - диде Илче. - Башкортстанның Таҗикстан өлкәләре белән яхшы элемтәләре бар. Сезнең республика Русия төбәкләре белән бйләнешләрдә аерым урын алып тора.
Читайте нас