+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 13:42

Азат Җиһаншин - Ветеринария идарәсе начальнигы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Азат Җиһаншин республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Азат Җиһаншин республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы итеп тәгаенләнде.
Азат Салават улы Җиһаншин 1973 елның 3 сентябрендә Учалы районының Имангул авылында туган. “Ветеринария” белгечлеге буенча Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1990 елда Учалы районының “Коммунар” колхозында башлый. 1995-2000 елларда – шунда ук ветфельдшер, баш ветеринария табибы, 2000-04 елларда – Учалы шәһәренең ветеринария станциясендә ветеринария табибы, 2004 елда – “Ирәмәл” ат-спорт комплексы” җәмгыяте директоры, 2004-05 елларда – Учалы районы хакимиятендә баш зоотехник, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, 2006-07 елларда – шунда ук авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары, 2007-09 елларда – Учалы районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы, 2009-10 елларда – Учалы районы хакимияте башлыгы, 2010 елда – авыл хуҗалыгы министры, 2010-17 елларда авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, 2017 елдан Башкортстанның Ветеринария идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкарды.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Читайте нас