Аның төбәк бүлекчәләрен субъект башлыклары җитәкләячәк
24 октябрьдә Мәскәүдә “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелеге фирканең төбәк бүлекчәләре секретаре вазыйфасына кандидат булган, яңа сайланган субъектлар башлыклары белән очрашты. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Утырышны ачып, партия Рәисе, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев янә бер тапкыр сайлауларда гражданнар күрсәткән ышанычны алар файдасына көндәлек эш белән акларга кирәклеге турында искәртте.
— Сәяси көндәшлек елдан-ел көчәя баруга карамастан, безнең партия әйдәүче позицияләрне саклап килә. 8 сентябрьдә үткән Бердәм тавыш бирү көне йомгаклары буенча без барлык мандатларның 65 процентын, ягъни өчтән ике өлешен алуга ирештек. Бу — бик яхшы күрсәткеч, дип саныйм. Әйткәндәй, әлеге күрсәткеч үткән сайлаулардагыдан 15 процентка югарырак.
Шул ук вакытта, күрсәтелгән ышанычны гражданнар мәнфәгатендә көндәлек фидакарь хезмәт белән акларга кирәк. Әйе, сез көн саен нәкъ шул эш белән шөгыльләнәсез. Яңа производстволар, яңа юллар, төзекләндерелгән ихаталар — болар барысы да һәр дәрәҗәдә һәм һәр төбәктә халыкның тормышын яхшырту буенча алып барылучы эшнең ачык мисалы. Боларны дәвам итәргә һәм тагын да югарырак сыйфат дәрәҗәсенә чыгарырга кирәк, — диде Дмитрий Медведев.
Ул, шулай ук, аерым губернаторларның партиянең төбәк бүлекчәләрен җитәкләү башлангычын тулысынча хуплавын белдерде.
— Бу башлангычны җентекле өйрәнәчәкбез. Шәхсән мин аны бик дөрес, дип саныйм. Дөрес, төбәк бүлекчәсе секретаре вазыйфасын башкару — субъект җитәкчесе өчен өстәмә йөкләмә. Әмма, икенче яктан караганда, әйдәүче партия төбәк җитәкчесе өчен мөһим ресурс та булып тора. Чөнки, безнең партияне төрле дәрәҗәдәге дистәләрчә мең депутат тәкъдим итүен исәпкә алганда, ул берьюлы ничәмә мең кешене ишетү мөмкинлеге бирә. Аннары, иң ерак, төпкел территорияләрдә дә партиянең урындагы, беренчел бүлекчәләре бар, һәм алар барысы да субъект Башлыгына, әгәр дә ул фирканең төбәк бүлекчәсе секретаре дә икән, ныклы терәк-таяныч булырга тиеш. Шуңа да биредә утыручылар төбәк бүлекчәләрен үз кулларына алачак икән, әлеге партия структуралары алар өчен ныклы терәккә әверелер, халыкны борчыган чынбарлык мәсьәләләргә ныграк үтеп керү һәм алар буенча дөрес карарлар кабул итү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм, — диде Дмитрий Медведев.
Соңрак “Бердәм Русия”нең Генераль советы Президиумы 13 төбәк җитәкчесенең кандидатурасын партиянең төбәк бүлекчәләре секретаре вазыйфасын үтәүче сыйфатында килештерү турында карар кабул итте. 13 төбәк җитәкчесе арасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бар, ул партиянең республика бүлекчәсен җитәкләячәк. Президиумның икенче карары белән исә әлегә кадәр “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкарган Рөстәм Әхмәдинуров шушы вазыйфада расланды.
— Белүегезчә, кайсы гына сайлау кампаниясендә дә төбәкләрдәге иң югары җитәкчеләр әйдәүче рольне уйный. Кемдер партия тарафыннан үзе күрсәтелә, кемдер партия исемлеген җитәкли. Без губернаторлар белән төбәкне үстерү программасын да бергә эшлибез һәм бергә аны тормышка ашырабыз да. Бу җәһәттән безнең коллегалар зур тәҗрибәгә ия. Байтак еллар төбәкләрне җитәкләгән коллегаларыбыз да, яңа гына сайланганнары да, киләчәктә сайлауларда катнашачаклары да бар. Ничек кенә булмасын, партия лидеры Дмитрий Медведев ассызыклавынча, көчләребезне берләштерергә кирәк. Бу — безнең сайлаучыларыбызга карата да, урыннарда эшләүче партиядәшләребезгә карата да гадел булачак. Аннары, партиянең төбәк бүлекчәләрен җитәкләүче губернаторлар халык белән аралашу өчен өстәмә канал да алачак. Ул, авыл Советларыннан алып, Дәүләт думасына кадәр зур депутатлар корпусын тәшкил итәчәк. Бу, чыннан да, төбәк үсешендәге мөһим программаларны тормышка ашыруда субъект җитәкчеләренә зур терәк булачак, — диде бу уңайдан партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак.
Җомга көнне, 25 октябрьдә, Уфада “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең конференциясе үтте. Аның көн тәртибенә төп мәсьәлә итеп Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировны партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре вазыйфасына сайлау мәсьәләсе чыгарылды. Конференциядә катнашучылар яшерен тавыш бирү юлы белән Радий Хәбировны “Бердәм Русия” партиясе Башкортстан бүлекчәсенең яңа секретаре итеп сайлады. Үз чиратында, Радий Фәрит улы ун ел дәвамында партиянең Башкортстан бүлекчәсен җитәкләгән Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевка фидакарь хезмәт өчен “Бердәм Русия” фиркасе Рәисе Дмитрий Медведевның Рәхмәт хатын тапшырды.
Җәмгысы исә партиянең төбәк бүлекчәләрен 13 субъект җитәкчесе: Адыгея Республикасыннан — Мурат Кумпилов, Башкортстан Республикасыннан — Радий Хәбиров, Кабарда-Балкар Республикасыннан Казбек Коков, Якутия Республикасыннан — Айсен Николаев, Приморье краеннан — Олег Кожемяко, Ставрополь краеннан Владимир Владимиров, Брянск өлкәсеннән Александр Богомаз, Киров өлкәсеннән — Игорь Васильев, Мурманск өлкәсеннән — Андрей Чибис, Түбән Новгород өлкәсеннән Глеб Никитин, Новосибирск өлкәсеннән — Андрей Травников, Самара өлкәсеннән — Дмитрий Азаров, Севастопольдән — Михаил Развожаев, шулай ук Алтай Республикасыннан сенатор — Татьяна Гигель, Ингушетия Республикасы Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Михаил Илезов, Чечня Республикасы парламенты рәисе Магомед Даудов, Хабаровск өлкәсеннән Федерация Советы әгъзасы Максим Иванов, Курск өлкә думасы депутаты Валерий Мелихов, Новгород өлкә думасында “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе Михаил Галахов, Псков өлкәсеннән Дәүләт думасы депутаты Александр Козловский — барлыгы 20 иң югары даирә вәкиле җитәкләячәк. Һәм абруйлы аналитиклар һәм экспертлар билгеләвенчә, барлык кандидатуралар буенча да уңай карар кабул ителгән очракта, “Бердәм Русия” партиясе сизелерлек көчәячәк. Димәк, халыкны борчыган көнүзәк социаль мәсьәләләрне хәл итүдә мөһим инструментларга әверелгән “Бердәм Русия” партиясенең күпсанлы проектларын, программаларын тормышка ашыру барышы да яңа югарылыкка күтәреләчәк. Кыскасы, “Бердәм Русия” партиясе эчендә барган яңарыш процессыннан фирка өчен генә түгел, гомум халык тормышында да мөһим нәтиҗәләр, казанышлар көтик!