Борис Николаевич Мелкоедов 1971 елның 8 декабрендә Зилаер районының Матрай авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда “Уфа нефть эшкәртү заводы”нда технологик корылмалар операторы булып башлый. 1995-97 елларда – Зилаер районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе, 1997 елда – “Уфада товарлар һәм хезмәтләр” гәзите редакциясендә менеджер, 1997 елда – Башкортстан Фәннәр академиясенең Тәҗрибә заводы лабораториясе начальнигы, 1997-2004 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең җәмәгатьчелек белән бәйләнеш бүлегендә әйдәүче белгеч, баш белгеч, 2004-08 елларда – Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия эшләре буенча идарә начальнигы, 2008-10 елларда – Русия Төбәкләр үсеше министрлыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы, 2010-12 елларда – Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры, 2012 елдан Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе.