Республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия эчке эшләр министрының беренче урынбасары, полиция генерал-полковнигы Александр Горовой белән очрашты.
Очрашуда хезмәттәшлек юнәлешләре, аерым алганда, чит илләрдән хезмәт миграциясен контрольдә тоту һәм республика территориясендә чит ил гражданнары өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
– Бездә эчке эшләр органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Моның өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Контрафакт продукциягә, җәмәгать урыннарында җинаятьләргә каршы көрәш кебек юнәлешләрдә уртак эш алып бару зур нәтиҗә бирә. Әйтик, Уфа бистәләренең берсе — Инорста әле күптән түгел генә урам җинаятьчелегенең шактый югары дәрәҗәсе күзәтелде. Без анда яктырту, видеокүзәтү системалары урнаштырдык, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә өстәмә полиция пункты ачтык, патрульләр санын арттырдык. Һәм бүген без җинаятьчелекнең 40-50 процентка кимүен билгеләп үтәбез. Шулай ук контрафакт хәмер белән агуланудан үлүчеләр саны да сизелерлек кимеде, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. — Без дә үз ягыбыздан Эчке эшләр министрлыгына ярдәм итәргә тырышабыз.
Александр Горовой сүзләренә караганда, республика белән хезмәттәшлек конструктив характерда, бу килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.
- Бүген Башкортстан тотрыклы рәвештә үсә. Бу, шул исәптән, күпсанлы чит ил эшче көчләренең килүен дә күздә тота, — диде ул. — Без Русия һәм Башкортстан территориясендә чит ил гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру өчен документлар әйләнешен оптимальләштерүгә юнәлтелгән эшләр башкарабыз.