+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 11:51

Гөлшат Арсланова - җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Гөлшат Арсланова җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Гөлшат Арсланова җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп тәгаенләнде.
Арсланова Гөлшат Марат кызы 1975 елның 28 декабрендә Дүртөйле шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт педагогия институтын, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1997 елда Дүртөйленең халык мәгарифе бүлегендә сызым (черчение) укытучысы булып башлый.
2001-03 елларда – Башкорт дәүләт педагогия университетының психология кафедрасы ассистенты, 2003-2006 елларда – “Уфагаз” филиалы директоры ярдәмчесе, 2006-18 елларда – “Газ-Сервис” җәмгыяте “Уфагаз” филиалының беренчел профсоюз оешмасы рәисе (2014 елдан – “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыяте филиалы), 2018-19 елларда – Башкортстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге”ндә директорның беренче урынбасары, директор вазыйфасын башкаручы булып эшләде.
Читайте нас