Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгына ярашлы, Илһам Фаткуллин Архив эшләре буенча идарә начальнигы итеп тәгаенләнде.
Республика Башлыгының икенче боерыгы белән Илфат Галләмов, хаклы ялга чыгу сәбәпле, әлеге вазыйфадан бушатылды.
Илһам Зөфәр улы Фаткуллин 1981 елның 7 февралендә Чишмә районың Иске Ябалаклы авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидаты.
Хезмәт эшчәнлеген 1998 елда “Башкортостан” телерадиокомпаниясендә телевидениесе студиясе редакторы булып башлый.
2005-06 елларда – Башкорт дәүләт университетының ватан тарихы кафедрасы ассистенты, 2006-08 елларда – Уфа шәһәре Орджоникидзе районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлегендә баш белгеч, 2008-09 елларда – шунда ук территорияләр һәм иҗтимагый үзидарә белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары, мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы, 2009-10 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең эксперт-аналитика идарәсенең социаль өлкәне анализлау бүлеге әйдәүче консультанты, 2010-12 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе ярдәмчесе, 2012-16 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының мәдәният һәм архив эше бүлеге мөдире, 2016-19 елларда Башкортстанның Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарәсе начальнигы.