+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 октябрь 2019, 16:22

Мәскәү өлкәсендә хәлләр ничек?

Владимир Путин Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты.

Владимир Путин Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты.
Яклар төбәктәге социаль-икътисади хәл, сәнәгатьтә кайбер инвестицион проектларны тормышка ашыру, Химкида транспорт чишелеше төзелеше, алданган дольщиклар мәсьәләсе, сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәлләр һәм башка актуаль темалар буенча фикер алышты.
Бүген өлкәдә 7 миллион 600 мең кеше яши.
— Бюджетыбыз 750 миллиард сум чамасы. Эш урыннары, инвестицияләр (бу сезнең указларда күрсәтелгән) безнең өчен өстенлекле санала һәм, Ходайга шөкер, индустриаль паркларда заводлар ачабыз: Германия завод ачты, итальяннар Солнечногорск районында җитештерүне ике тапкыр арттырды, Подольскида якынча алты мең эш урыны булдырды. Загорскида торба заводы эшли. Ягъни өлкәгә чит ил кешеләре дә, үз җитештерүчеләребез дә килә.
Әлбәттә, без дә аларга төрлечә ярдәм итәбез. Губернаторларга конкурссыз, торгларсыз җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеге бар. Бу, әлбәттә, инвестор белән сөйләшкәндә безгә өстәмә өстенлекләр бирә, - диде өлкә губернаторы.
#владимирпутин
Читайте нас: