2000-02 елларда – Башкорт дәүләт университетының криминалистика кафедрасы ассистенты, өлкән преподавателе, доценты, 2002-05 елларда – шунда ук Хокук институты директоры урынбасары, директорның беренче урынбасары, 2005-08 елларда – шунда ук директор вазыйфасын башкаручы, директоры, 2008-11 елларда – шунда ук криминалистика кафедрасы доценты, профессоры, 2011-2012 елларда – шунда ук Халыкара хокук һәм мөнәсәбәтләр кафедрасы мөдире вазыйфасын башкаручы, криминалистика кафедрасы преподавателе, 2012-14 елларда – Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең дәүләт һәм административ хокук кафедрасы профессоры, җинаять хокукы, процесс һәм криминалистика кафедрасы мөдире, 2014-17 елларда – Башкорт дәүләт университетының криминалистика кафедрасы профессоры, 2017-18 елларда – Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәре хакимиятенең хокук идарәсе начальнигы, 2018-19 елларда – Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы булып эшләде.