+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 11:39

Рөстәм Моратов - икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Рөстәм Моратов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры итеп тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Рөстәм Моратов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры итеп тәгаенләнде.
Республика Башлыгының башкарма власть органнары структурасы турындагы указы белән Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгы Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы итеп үзгәртелде.
Рөстәм Хәмит улы Моратов 1980 елның 12 мартында Салават районының Малаяз авылында туган. Мәскәү дәүләт сервис университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2003 елда Төзелеш, архитектура һәм транспорт министрлыгында транспорт комплексын фаразлау, анализлау һәм хисаплау бүлеге белгече булып башлый.
2004-06 елларда – Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясенең дәүләт һәм муниципаль идарә кафедрасы преподавателе, 2006-08 елларда – “Башкортстан Президенты каршындагы Стратегик эшләнмәләр үзәге”ндә Дәүләт учреждениеләре бүлеге белгече, бүлек начальнигы, 2010-11 елларда – “КоммерсантЪ-Башкортостан” нәшрият йортының генеральный директоры, 2012-13 елларда – “Башкортстан үсеш корпорациясе” җәмгыятенең үсеш буенча директоры, 2013-19 елларда – “Бизнес коррупциягә каршы” Иҗтимагый процедуралар үзәгенең башкаручы директоры, 2014-17 елларда – “Гранель” җәмгыятенең генеральный директоры, 2017-19 елларда – “Эшлекле Русия” Гомумрусия иҗтимагый оешмасы вице-президенты, 2018-19 елларда – “Гранель” җәмгыятенең махсус проектлар, территориаль үсеш һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш буенча вице-президенты вазыйфаларын башкарды.
Читайте нас