+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 12:34

Римма Бойцова - Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Римма Бойцова тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Римма Бойцова тәгаенләнде.
Республика Башлыгыны башкарма власть органнары структурасы турындагы указы белән Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты аны Эшкуарлык буенча дәүләт комитетына һәм Туризм буенча дәүләт комитетына бүлү юлы белән үзгәртелде.
Римма Юрьевна Бойцова 1977 елның 1 декабрендә Уфа шәһәрендә туган. Петербург дәүләт тимер юллары университетын тәмамлаган. Икътисад фәннәре кандидаты.
2001-04 елларда Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетында укыта. 2005-12 елларда икътисад һәм финанс өлкәсендә Русия һәм чит ил компанияләрендә (“Берләшкән машина төзү заводлары”, “Электрозавод” җәмгыятьләре, “Containerships Group”) җитәкче вазыйфалар били. 2012-14 елларда Мәскәү шәһәре Хөкүмәтенең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаментында Инвестиция эшчәнлеге идарәсе начальнигы, 2014-16 елларда – Мәскәүдәге “ВДНХ-ЭКСПО” бизнес-берәмлегенең башкаручы директоры, 2016-17 елларда Русия Хөкүмәте Аппаратының Проект эшчәнлеге департаментында өстенлекле проектлар координаторы, 2017-19 елларда –“Русия экспорт үзәге” җәмгыятенең бүлекчә җитәкчесе, 2019 елда Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы булып эшләде.
Читайте нас