+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 14:07

Ринат Галимов - Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Ринат Галимов Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы итеп тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән Ринат Галимов Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы итеп тәгаенләнде.
Ринат Сәхи улы Галимов 1956 елның 8 февралендә Баймакта туган. “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге буенча Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Баймак интернат-мәктәбендә лаборант булып башлый.
1982-83 елларда – БАССРның авыл хуҗалыгын җитештерү-техник тәэмин итү буенча дәүләт комитетында баш инженер, 1983-85 елларда – Баймак ремонт-техник предприятиесе идарәчесенең автотранспорт буенча урынбасары, 1985-89 елларда – Баймак автотранспорт предприятиесе директоры, 1989-94 елларда Башкортстан машина төзү заводының транспорт цехы начальнигы урынбасары, начальнигы, 1994-98 елларда – “Башкортстан керамика заводы”ның транспорт цехы начальнигы, 1998-2001 елларда – “Уфаагроснаб-2” җәмгыятенең генеральный директоры, 2001-02 елларда – Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үзйөрешле машиналар торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы, 2002-10 елларда – Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы, 2010 елдан – Башкортстанның Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышына күзәтчелек буенча дәүләт инспекциясе начальнигы булып эшләде.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Читайте нас