Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Салават Нәфыйков Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.
Республика Башлыгының башкарма власть органнары структурасы турындагы указы белән Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты аны Эшкуарлык буенча дәүләт комитетына һәм Туризм буенча дәүләт комитетына бүлү юлы аша үзгәртелде.
Салават Таһир улы Нәфыйков 1980 елның 13 февралендә Әбҗәлил районының Ташбулат авылында туган. “Газ-нефть үткәргечләрен һәм газ-нефть саклагычларын проектлау, кору һәм файдалануга тапшыру” белгечлеге буенча Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган.
2007-08 елларда – Уфа шәһәре Совет районының 48нче поликлиникасында хуҗалык бүлеге начальнигы, 2008-11 елларда – “Башкирнефтепродукт” җәмгыяте нефть базаларында корылмалар машинисты, 2011-15 елларда – Әбҗәлил районының Ташбулат авылы биләмәсе Советы башлыгы, 2015-17 елларда – “Якты-Күл” шифаханәсендә ялны оештыру хезмәте җитәкчесе, 2017-18 елларда – шунда ук директорның үсеш буенча урынбасары, 2018-19 елларда “Якты-Күл” шифаханәсе директоры вазыйфаларын башкарды.