+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 13:07

Тимур Мөхәммәтҗанов - Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Тимур Мөхәммәтҗанов Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Тимур Мөхәммәтҗанов Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.
Тимур Рәфис улы Мөхәммәтҗанов 1984 елның 29 ноябрендә Күмертауда туган. Халыкара бәйсез экология-политология университетын (бакалавр), “Югары икътисад мәктәбе” дәүләт университетын (магистр), шулай ук Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе аспирантурасын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2008 елда Русиянең Төбәкләр үсеше министрлыгында 1нче разрядлы белгеч булып башлый. Арытаба шунда ук Халыкара элемтәләр һәм чик буе хезмәттәшлеген үстерү департаментының дәүләтара хезмәттәшлек һәм протокол бүлегендә баш белгеч-эксперт, 2010-17 елларда – Русия Транспорт министрлыгы Халыкара хезмәттәшлек департаментының 1нче разрядлы белгече, баш белгеч-эксперты, начальник урынбасары, халыкара оешмалар, транспорт сәясәте һәм төбәк хезмәттәшлек бүлеге начальнигы, 2017 елдан Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкарды.
Читайте нас