+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 октябрь 2019, 03:43

Указга кул куелды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың башкарма власть органнары структурасын билгеләүче указга кул куйды. Аның нигезенә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинның 19 октябрьдәге тәкъдимнәре керде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың башкарма власть органнары структурасын билгеләүче указга кул куйды. Аның нигезенә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинның 19 октябрьдәге тәкъдимнәре керде.
Башкортстан Конституциясенең 91 статьясына ярашлы, Республика Хөкүмәтен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкләячәк. Указда билгеләнүенчә, төбәк Башлыгы Башкортстан Хөкүмәте һәм Хөкүмәт әгъзалары эшчәнлегенә җитәкчелек итәчәк, шул ук вакытта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары башкарма власть органнары эшчәнлеген тиешле дәрәҗәдә алып бару һәм бурычларны билгеләү нигезендә аларның эшчәнлеген контрольдә тотачак.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары итеп Андрей Назаров тәгаенләнде. Аның төп бурычы – 2024 елга кадәр республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указда куелган максатлы күрсәткечләр үтәлешен тәэмин итү һәм гомумдәүләт проектлары күрсәткечләренә ирешү буенча Хөкүмәт эшен координацияләү.

Мәгълүм булуынча, Радий Хәбировның “сентябрь указы” Башкортстанның һәр кешесенә уңайлы шартлар тудыру, дәүләт байлыгын үстерү һәм төбәкнең югары көндәшлек дәрәҗәсенә ирешүе максатында колач­лы планнарны һәм бурычларны тормышка ашыруга юнәлтелгән.


Андрей Геннадьевич Назаров 1970 елның 28 апрелендә Баймакта туган. Сәясәт фәннәре кандидаты. 1998 елда Сибай шәһәре Советына депутат итеп сайлана. 1998-2004 елларда Башкортстанның Магнито­горск шәһәрендәге вәкиллеге җитәкчесе, 2001-06 елларда – Башкортстан Сәүдә-сәнәгать берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын башкара, 2003 елда – Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутат итеп сайлана, 2005 елда – Эшкуарлык оешмалары ассоциациясе рәисе, 2006 елда Башкортстан Президенты каршындагы Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе, 2007-11 елларда – Русия Дәүләт думасы депутаты, 2010 елда – “Эшлекле Русия” гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары, 2014-19 елларда – шушы оешманың рәистәше, 2019 елдан Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы булып эшләде.

Шулай ук, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары – Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе итеп Илшат Таҗетдинов тәгаенләнде.


Илшат Азамат улы Таҗетдинов 1969 елның 20 маенда Баймак районының Икенче Эткол авылында туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы.

Хезмәт эшчәнлеген 1993 елда Башкорт дәүләт университетында стажер-тикшеренүче булып башлый. 1997-98 елларда – Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмат-аналитика үзәгенең фәнни хезмәткәре, 1998-2000 елларда – Башкортстан Президенты Хакимияте мәгълүмат-аналитика идарәсенең икътисади үсеш бүлеге әйдәүче белгече, баш белгеч, 2001-04 елларда – Башкортстан Финанс министрлыгының социаль өлкәне финанслау бүлеге начальнигы урынбасары, мәгариф, фән һәм мәдәниятне финанслау бүлеге начальнигы, 2004-08 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең икътисади үсеш һәм социаль сәясәт идарәсе начальнигы, 2008-10 елларда – Башкортстан буенча Федераль казначейлык идарәсе җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе вазыйфасын башкаручы, 2010 елда – Башкорт дәүләт университеты ректорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары, 2010-18 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе, 2018-19 елларда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы, Башкортстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе булып эшләде.

Башкортстанның атказанган икътисадчысы.
Читайте нас