+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
1 ноябрь 2019, 05:56

"Башавтотранс" 47 яңа автобус алды

Бүген «Башавтотранс» предприятиесе, республикада пассажирлар ташучы төп оешма буларак, 47 зур автобус алды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров машина йөртүчеләргә һәм филиал җитәкчеләренә яңа машиналар ачкычларын тапшырды.

Бүген «Башавтотранс» предприятиесе, республикада пассажирлар ташучы төп оешма буларак, 47 зур автобус алды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров машина йөртүчеләргә һәм филиал җитәкчеләренә яңа машиналар ачкычларын тапшырды.

- Без план буенча автопаркны яңарту эшен дәвам итәбез. Узган елда республикада һәм Уфада пассажирлар ташу буенча эшләрне сизелерлек яхшырттык. Сезнең халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтеп эшләвегезне дәвам итәчәкбез, - диде республика җитәкчесе.
Күчмә составны яңарту программасы кысаларында 35 «ЛиАЗ» һәм 12 «НефАЗ» автобусы бирелде. 44 автобус Уфа маршрутларын хезмәтләндерәчәк, тагын өчесе Нефтекамага юл тотачак. Алар барысы да заманча хәвефсезлек системалары, хәрәкәтләре чикле кешеләр өчен пандус, кондиционер, җылылык җайланмасы һәм пассажирлар өчен мәгълүмат таблосы белән җиһазландырылган.

Төбәк Башлыгы транспорт челтәрен камилләштерү буенча эшне дәвам итәргә кирәклегенә аерым игътибар итте. Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов яңа машиналар Уфаның – 51, 69, 74 һәм 110нчы маршрутларына чыгачак, дип хәбәр итте.

– Ел ахырына кадәр компримацияләнгән газ ягулыгында эшләүче тагын 49 «НефАЗ» автобусы алырбыз дип көтәбез. Республика Башлыгы тарафыннан куелган күрсәткеч билгеләнгән график нигезендә үтәлә. Ел ахырына кадәр пассажирлар йөртү сыйфатының бердәм стандартын әзерләү тәмамланачак. Ул дәүләт һәм шәхси транспорт йөртүчеләр өчен мәҗбүри булачак, - диде ул.
Читайте нас