Башкортстан губернаторлар эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып танылган.
Бу хакта "Ведомости" хәбәр итә. Бу эшчәнлеккә нәтиҗәне Русия Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко ясаган. Атап әйткәндә, рейтингта халыкның Президентка һәм губернаторга ышанычы дәрәҗәсе, шулай ук, үткән сайлаулар йомгаклары исәпкә алына. Башкортстан әлеге төп күрсәткечләрне арттырып үтәгән Чечня, Тула һәм Курск өлкәләре белән беррәттән билгеләнгән.
Сергей Кириенко белдерүенчә, губернаторлар ачыклык, тыйнаклык, ихласлык принципларында эш итәргә тиеш. Шул рәвешле, Башкортстанда Радий Хәбиров тырышлыгы белән булдырылган власть органнарының гражданнарның анык проблемаларын оператив хәл итү системасы югары бәя алган.
Халык белән нәтиҗәле бәйләнеш булдыру үрнәге төбәк тәҗрибәләре арасында яхшылар исәбендә аталган.