Кичә илдә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнде.
Шушы датага багышланган тантаналы кичәдә Президент Владимир Путин да катнашты.
— Быел 500гә якын хезмәткәр дәүләт бүләкләренә лаек булган. Алар арасында изге бурычларына тугры калган, Русия, халкыбыз өчен һәлак булган иптәшләрегез дә бар. Алар һәрвакыт безнең белән бер сафта.
Бүген эчке эшләр органнарының һәр хезмәткәре югары таләпләргә җавап бирергә, нәтиҗәле системалы эш алып барырга тиеш. Сезнең бурыч — террорчылыкка һәм экстремистлыкка, безнең күпмилләтле һәм күпконфессиональ җәмгыятебезнең нигезен какшатырга теләүчеләргә катгый каршы тору.
Сезнең хезмәтнең төп принцибы кешегә, аның хокукларына һәм бурычларына, ирекләренә хөрмәт белән карау, чакыру белән ярдәмгә килү, кимсетелгәннәрне яклау, закон бозу очракларын кисәтү булыр дип ышанам, — диде Владимир Путин чыгышында.
#ВладимирПутин