Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров – киңкүләм мәгълүмат чараларында губернаторларны искә алу буенча “Медиалогия” компаниясе төзегән рейтингта өченче урынга күтәрелде. Шулай ук, ул Идел буе федераль округы губернаторлары арасында беренче урынга чыкты.
Октябрь аенда Радий Хәбиров киңкүләм мәгълүмат чараларының 11,9 мең хәбәрендә искә алынган. Федераль рейтингта Башкортстан Башлыгы Санкт-Петербург губернаторы Александр Бегловтан һәм Мәскәү губернаторы Сергей Собяниннан гына калыша.
Идел буе федераль округында быел октябрьдә медиарейтинг лидерлары – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Хөкүмәтнең яңа составын игълан итү, Башкортстан халкын Республика көне белән котлау, Благовещен районындагы “Полиэф” заводында гадәттән тыш хәл буенча киңәшмә үткәрү, төбәк Хөкүмәтенә халык Яңа ел каникулларында күп эчмәсен өчен план эшләү турында күрсәтмә бирү – республика Башлыгы шушыларга багышланган хәбәрләрдә аеруча еш искә алынган.