+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 ноябрь 2019, 15:20

Бердәм порталның дизайны яңартылды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә бердәм республика порталының яңартылган дизайны тәкъдим ителде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә бердәм республика порталының яңартылган дизайны тәкъдим ителде.

Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры Геннадий Разумикин сүзләренә караганда, сайт структурасы һәм контенты өстендә эшләү, төбәктәге бизнес берләшмәләре белән җавап элемтәне дә күз уңында тотып, Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә үткәрелде. Сайттан файдалануны гади һәм уңайлы итү өчен гамәлләр мөмкин кадәр азайтылган. Инфографика кулланып, барлык төп битләрне күрсәтмә материаллар белән тулыландыру буенча эш башкарылган.
Портал дүрт бүлектән тора: "Башкортстанга инвестицияләр", "Инвестицион каталог", "Бизнес навигатор" һәм "Матбугат үзәге".

Сайтта 100дән артык төр хезмәт күрсәтү буенча һәм онлайн режимда консультацияләр алырга, эшкуарлык сәгатенә язылырга, бизнеска ярдәм чаралары һәм аерым икътисади статуслы территорияләргә ташламалар турында белергә, үз инвестпроектларыңны тормышка ашыру өчен мәйданчыклар сайларга мөмкин.
Читайте нас