Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгына ярашлы, Искәндәр Әхмәтвәлиев Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнде.
Әхмәтвәлиев Искәндәр Рәүф улы 1975 елның 31 декабрендә Уфада туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда “Иделхим” фәнни-җитештерү фирмасында техник, арытаба техник-тикшеренүче булып башлый.
1998-2000 елларда – республика Милли яшьләр театры артисты, 2000-07 елларда – “Нур” татар дәүләт театры режиссеры, 2007-08 елларда – “Башинформ” агентлыгы генеральный директоры урынбасары, 2008-10 елларда – З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясенең режиссура кафедрасында өлкән преподаватель, 2010-11 елларда – “Башинформ” агентлыгы баш мөхәррире урынбасары, 2011-19 елларда – Башкортстан Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм аларны кабул итү идарәсенең җәмәгать кабул итү эшен оештыру буенча бүлек мөдире, идарә начальнигы урынбасары, арытаба шунда ук начальник, Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең муниципаль берәмлекләр белән үзара бәйләнеш буенча идарә начальнигы, 2019 елдан Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы булып эшләде.