Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров, төзелеп килүче яңа кварталларда социаль объектлар төзү мәсьәләсендә властька каршы килсәләр, Уфаның эре төзелеш оешмаларын төбәкнең торак төзелеше базарыннан кысрыклап чыгарырга әзер булуын белдерде. Бу хакта ул "Төзелеш сәгате" барышында белдерде.
Моны ул Уфаның Баш архитекторы Олег Байдинның Дим, Затон бистәләрендә, киләчәктә алар арасындагы территориядә төзелеш турындагы докладын ишеткәч әйтте.
Шәһәр хакимияте мәгълүматларына караганда, газ һәм су белән тәэмин итү, яңа күперләр һәм юллар салудан тыш, 42,4 мең урынга исәпләнгән 38 мәктәп, 12,45 мең балага исәпләнгән 67 балалар бакчасы, 3,6 мең кешегә исәпләнгән 6 поликлиника кирәк булачак. Кагыйдә буларак, төзүчеләр бу очракта проектның рентабельле булмаячагын аңлатып, социаль йөкләмәдән баш тарта.
Радий Хәбиров декабрь урталарында Уфаның иң эре төзүчеләре белән киңәшмә җыярга кушты.
- Әгәр алар каршы килә икән, вәкаләтләрдән файдаланам һәм аларны базардан кысрыклап чыгарам. Алардан соң барысын да яңадан эшбәүгә караганда, базарны бер тапкыр җимереп, тәртип урнаштыру яхшырак, - диде төбәк Башлыгы.
Хәзерге вакытта Затонда спорт әзерлеге үзәге төзелгән, музыка мәктәбенең яңа бинасы төзелә, тиздән дәваханә төзелеше башланачак, барысы да — бюджет акчасына. Дим-8 микрорайонында мәктәп һәм балалар бакчасы, "Яркий"да мәктәп төзелде, шунда ук балалар бакчасы да булачак. Мәйданчыклар билгеләнде һәм Дим-9 микрорайонында балалар дәваханәсен, Затон һәм Алексеевка шоссесы кисешкән урында инфекцион дәваханә, Затонның көнчыгышында ветераннар госпитален, Димдәге вузара студентлар шәһәрчеген проектлау башлана. Шулай ук юллар, яңа күперләр төзү планлаштырыла. Бу проектларны шулай ук республика бюджеты финанслаячак.