+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 ноябрь 2019, 15:00

Радий Хәбиров: "Бу - безнең эшнең нәтиҗәсе"

Тугыз айда Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр күләме индексы 115,1 процент тәшкил итте. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров, төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен әйтеп, атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Тугыз айда Башкортстанда төп капиталга инвестицияләр күләме индексы 115,1 процент тәшкил итте. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров, төбәкнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен әйтеп, атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

– "Сентябрь" указының бурычы - инвестицияләр күләмен 2024 елга 500 миллиард сумга җиткерү. Шуңа күрә без ел саен әлеге күрсәткечнең 10 процент үсешен тәэмин итәргә тиеш, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Гыйнвар-октябрь айларында Башкортстанда сәнәгать җитештерү индексы 104,4 процент тәшкил итте. Авыл хуҗалыгында уңай динамика саклана: тармакта продукция җитештерү индексы 100,4 процентка җитте.

Торак тапшыру күләме, узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 6,5 процентка артып, 1,7 миллион квадрат метр тәшкил иткән.

– Бездә төзелеш базары үсә, өлешләп катнашу килешүләренең саны арта. Әгәр дә мондый темпларны саклап калсак, «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты бурычларын үтәячәкбез, - диде Радий Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә (15,4 процентка), алкоголь белән агуланудан (47 процентка) һәм янгыннардан (37 процентка) үлем күрсәткечләре шактый кимеде.

Республика Башлыгы министрлык һәм ведомстволар, төбәк предприятиеләре җитәкчеләренә нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде.

- Тулаем алганда, без яхшы үсешәбез, яхшы динамиканы билгелибез. Бу - безнең уртак эшебез нәтиҗәсе, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас