+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 ноябрь 2019, 15:10

Светлана Бурдюк - Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Светлана Бурдюк Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, Светлана Бурдюк Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе итеп тәгаенләнде.

Бурдюк Светлана Николаевна 1966 елның 24 гыйнварында Липецк өлкәсендә туган. ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбен һәм Башкорт дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Березовск ваклап сату сәүдә предприятиесендә “Культтовары” кибете мөдире булып башлый.
1984-85 елларда – “Березовский” совхозында спорт буенча инструктор, 1989-92 елларда – Уфа шәһәр иҗат йортында түгәрәк җитәкчесе, 1993-98 елларда – “Колос “ предприятиесе сатучысы, 1998-2002 елларда – “Тандем” җәмгыятендә сатучы, бухгалтер, 2002-03 елларда – “Уфа сөт заводы” фирма кибете бухгалтеры, 2003-09 елларда – “Табигать” предприятиесендә баш бухгалтер, директор урынбасары, 2009-10 елларда – “Стройпроектсервис” күппрофильле төзелеш фирмасының, шулай ук, Башкортстанның махсуслаштырылган “Щит” мемориаль компаниясе” җәмгыятенең финанс директоры, 2010-14 елларда – республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитетының торак-коммуналь һәм социаль хезмәтләрне көйләү бүлеге начальнигы, 2015-17 елларда – комитет рәисе урынбасары, рәисе вазыйфасын башкаручы, 2017 елдан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләде.
Читайте нас