Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров боерыгына ярашлы, Юрий Коземаслов Башкортстан Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән бәйләнеш буенча идарә начальнигы итеп тәгаенләнде.
Юрий Александрович Коземаслов 1962 елның 24 октябрендә Бакалы районының Киләй авылында туган. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Бакалы районының “Ленин юлы” колхозында гади эшче булып башлый.
1983-84 елларда – Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының укыту-тәҗрибә хуҗалыгында эшче, 1989-91 елларда – Благовар районы “Россия” колхозының машина-трактор остаханәсе мөдире, 1991-96 елларда – шул ук колхозда автогараж мөдире, 1996-97 елларда – Благовар районы “Россия” колхозында баш инженер, 1997-98 елларда – Благовар районының “Восток” совхозы директоры, 1998-2007 елларда – Благовар районының “Россия” колхозы рәисе, 2007-08 елларда – Туймазы районының “Нерал-Матрикс” җәмгыяте генеральный директоры, 2008-19 елларда Благовар районы хакимияте башлыгы булып эшләде.
Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.