“Русия транспорты” XIII Халыкара форумында әлеге юнәлештә киләчәкне билгеләячәк берничә стратегик килешүгә ирешелде
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе Мәскәүдә үткән “Русия транспорты” XIII Халыкара форумында катнашты. Делегация эше программасына транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәләрдә, тармак конференцияләрендә һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә катнашу керде. Республика җитәкчесе берничә эшлекле очрашу үткәрде.
Форумда төбәкнең мөһим казанышларына, шулай ук, транспорт һәм юл төзелеше өлкәсендәге зур инфраструктура проектларына багышланган Башкортстан экспозициясе тәкъдим ителде. Аның белән Русиянең транспорт министры Евгений Дитрих та танышты. Ул транспорт инфраструктурасы үсеше өлкәсендә республиканың мөһим башлангычларына югары бәя бирде һәм төбәк җитәкчесе белән эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерде.
Анда “Уфа” аэропортын реконструкцияләү, Агыйдел елгасы аша күпер төзү, башкаланың Салават Юлаев проспектын озынайту, тимер юл төзү һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.
XIII Халыкара “Русия транспорты” форумы кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров, шулай ук, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк белән очрашты.
Яклар республиканың транспорт инфраструктурасы үсешенең төп юнәлешләре һәм бу максатларга федераль ресурсларны җәлеп итү турында фикер алышты. Атап әйткәндә, Агыйдел елгасы аша күпер төзү һәм кайбер төбәк юлларын федераль карамакка тапшыру турында сүз барды.
Арытаба Радий Хәбиров Диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе, Русиянең транспорт министры урынбасары Юрий Цветков белән очрашты.
Очрашуда Агыйделдә йөк транспорты өчен тәгаенләнгән, “елга – диңгез” класслы суднолар кабул итә алучы порт төзү проекты тикшерелде. Моның ашлык, урман һәм башка төр сәнәгать продукциясен су транспорты ярдәмендә ташуга булышлык итәчәге билгеләнде.
Төбәк җитәкчесе Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Александр Нерадько белән дә очрашты. Радий Хәбиров белдерүенчә, 2020 елга республика сигез юнәлеш буенча авиарейсларны субсидияләү өчен 180 миллион сум акча бүлгән.
Арытаба Радий Хәбиров форум кысаларында “Русия тимер юллары” акционерлар җәмгыяте идарәсенең генеральный директоры, рәисе Олег Белозеров белән эшлекле очрашу үткәрде.
Уфа аша узучы йөк поездларының күбесе транзит булып тора. Аларның хәрәкәтен шәһәрне урап узуга көйләү башкалада шәһәр яны тимер юл элемтәсен оештыру мөмкинлеге бирәчәк. Бу исә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттырачак.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, республиканың төньяк һәм көньяк өлешендә яңа юллар төзү йөк агымын оптимальләштерү, бизнес өчен транспорт хезмәтләре бәясен киметү мөмкинлеге бирәчәк.