Яки Балтач районының юл ремонтлау-төзү идарәсе коллективының уңыш сере нидә?
Федераль трассадан, Уфадан һәм башка эре шәһәрләрдән ерак урнашу юлларның саклануына уңай йогынты ясый. Челләләрдә зур йөк машиналары үтмәгән, көненә йөзәр мең машина йөрмәгән юллар озаграк хезмәт итә. Мондый төбәктәге юлчыларга эш күләме дә кими. Балтач районының юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәнлеге белән танышканчы без дә шулай уйлый идек. Баксаң, Уфадан еракта урнашкан предприятиедә дә, чын мәгънәсендә, көнне төнгә ялгап, кызу эш кайный икән.
Җитәкче турында белешмә:
Флүр Фәйзелкави улы Әкбәров идарә җитәкчесе итеп быел билгеләнә. Белеме буенча инженер-механик хезмәт юлын шушы идарәдән башлый, 7 ел баш механик булып эшли. Шавъяды авыл Советы башлыгы вазыйфасын башкара. Анда да халыкны юллы итү мәсьәләсе белән янып эшли. “Кирәкле эшкә, халык мәнфәгатендәге эшкә, халык өчен эшләргә килдем”, ди хәстәрлекле җитәкче.
Районның юл хезмәте уңганнары бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эш алып бара. Трассалар һәм авыл юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү шартлары яхшыруын күрәбез.
– Җәйге чорда исә, район эчендә генә түгел, читтә дә юллар төзибез, төзекләндерәбез. Бердәм коллектив, төзек техника эшне сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарырга мөмкинлек бирә. Быел язга чыгу белән эшкә керештек. Территориаль заказ буенча дүрт километр юл төзекләндерелде, шуның өч километры төбәк әһәмиятендәге Борай – Иске Балтач – Куеда юлы булса, бер километры урындагы Иске Балтач – Аскын юлы, – ди идарә җитәкчесе Флүр Әкбәров.
Шулай ук, Түбән Иванай авылында асфальтның өске катламы яңартылган, Иске Балтач – Көндәшле һәм Иске Балтач – Комъязы юллары участокларында вак таш, Тутагач – Шавъяды, Иске Балтач – Түбән Карыш – Югары Карыш авылы юлларына гравий җәелгән. Мәктәп, балалар бакчасы янында юл хәрәкәтендә катнашучылар иминлеген тәэмин итү максатында тимер барьер киртәләр урнаштырылган, горизонталь юл тамгалары төшерелгән.
Башкортстанда авыл торак пунктларының үзәк урамнарын асфальтлауга юнәлтелгән “Туган урам” программасына ярашлы, Иске Балтачның Энергетиклар урамында 1,9 километр озынлыгында асфальт җәелгән. Гомумән, еллык план 100 миллион сумга үтәлгән.
Техника төзек булганда гына сыйфатлы юллар салырга, кышын карны вакытында чистартырга мөмкин. Балтач районының юл ремонтлау-төзү идарәсе бу юнәлештә дә күпләргә үрнәк булып тора. Соңгы елларда предприятиенең техника паркы яңара. Бу юнәлештә “Башкиравтодор” предприятиесе зур хәстәрлек күрә. Аңлашыла, техниканы алу гына җитми, булганның кадерен белү дә зарур. Техниканы кышкылыкка куярга җылы корылмалар бүгеннән әзер. Кышкы юлларны кардан чистарту техникасы да әзерлек сызыгында. Ком-тоз катнашмасы һәм чиста тоз тиешле күләмдә әзерләнгән. Участок заманча кар чистарту техникасы, ягулык-майлау материаллары һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән.
Заман шартлары яшь белгечләргә җитди таләпләр куя. Кулына яңа гына диплом алучылар вакыт үтү белән бай тәҗрибәле, үз эшенең остасына әверелергә тиеш. Кичәге студент кайдан тәҗрибә тупласын соң? Эшкә тотынмыйча, нечкәлекләргә ничек өйрәнсен? Бу сораулар эш тәкъдим итүчеләрне бөтенләй борчымый диярлек. Чөнки аларга катлаулы мәсьәләләрне бүген һәм хәзер хәл итәргә кирәк. Ә менә Флүр Фәйзелкави улы, киресенчә, яшь белгечләрне колач җәеп каршы алучы җитәкче булып чыкты.
– Яшьләрнең көченә һәм энергиясенә таянабыз, – диде ул, бу хакта сүз чыккач. – Килешәм, баштагы мәлдә кайберләре эш рәтен белеп бетерми. Төшенкелеккә бирелмибез. Алар тәҗрибәле юлчылар кулы астында бер ел эчендә остара. Яшьләр – кош балалары сыман. Очарга җитди әзерләсәң, тиешле хәстәрлек күрсәң, нәтиҗә уңай була. Яшь белгечләр дә шундый ук мөнәсәбәткә мохтаҗ. Иң мөһиме – эшләргә теләкләре һәм омтылышлары булсын. Лаеклы алмаш килсә, предприятиенең, коллективның ышанычлы кулларга калачагына шик юк. Шул ук вакытта өлкәннәргә дә игътибар һәм ихтирам кимеми. Бүген биш пенсионер эшли. Алыштыргысыз белгечләрне хаклы ялга озатырга ашыкмыйбыз.
Югары тизлек һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программалары яңа мөмкинлекләр ача. Безнең юл хезмәткәрләре тырышлыгы белән авыл һәм поселок юллары яңартыла, яңа трассалар төзелә һәм ремонтлана, алар барысы да халык ихтыяҗларын исәпкә алып башкарыла. Юл бар икән, – торак пунктларда тормыш та гөрли.
Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту һәм социаль тәэмин итү буенча даими эш алып барыла. Идарә хезмәткәрләре заманча инвентарь һәм техника белән тәэмин ителгән, барлык эшчеләргә уңайлы кышкы һәм җәйге махсус киемнәр бирелә.
– Күренүенчә, бер көн дә тик тормыйбыз. Һәрвакыт эзләнәбез, алга карап яшибез. Кышкы чорда да эшле дә, ашлы да булачакбыз. Юлларны кардан чистартырга, тәртиптә тотарга әзербез. Куәтле техника да, уңган егетләр дә һәрвакыт сафта, – ди җитештерү-техник хезмәт инженеры Рөстәм Галиханов.
Асфальт түшәү, юлларны төзекләндерү бик күп төзелеш материалы таләп итә. Шуңа күрә балтачлылар кышын кар чистарту, техниканы төзекләндерү белән генә чикләнми. Бер тоткарлыксыз эшләргә мөмкинлек бирердәй күләмдә ком, ком-таш катнашмасы әзерләнә. Асфальт-бетон заводының җитештерүчәнлек куәте тәүлегенә 300 тоннага җитә.
Әлбәттә, һәр коллектив хезмәт алдынгылары, үз эшенең осталары белән дан тота. Флүр Фәйзелкави улы аларның исемнәрен дә зур горурлык белән атады.
– Коллективта 66 кеше эшли. Һәммәсе турында да яхшы фикердәмен. Шулай да кайбер хезмәткәрләрне аерым телгә алып үтәсе килә. Шундыйлардан Фәнил Вәлиәхмәтов, Илдус Шакиров, Айдар Аскаров, Азиф Вәлиәхмәтов, Нил Карамов, Фәрхәт Ибраһимов үрнәкле хезмәт күрсәтә. Яшь хезмәткәрләр Роберт Хәсәнов, Булат Әхмәтшин, Илшат Әхтәриев эшкә бар тырышлыкларын салалар. Аларга һәм башка юлчыларга сәламәтлек, имин, мул тормыш телим. Эш никадәр күбрәк булса, ашы да шул кадәргә арта. Шуңа күрә ял көннәрендә, төнлә эшләгән чакларда да беркем дә зарланмый. Без исә, вакытында түләнгән эш хакыннан тыш, йорт салучыларга төзелеш материаллары белән ярдәм итәбез, – диде җитәкче.
Күренүенчә, югары казанышларга ирешү өчен предприятиегә алдынгы карашлы җитәкче идарә итүе, коллективның бердәм булуы мөһим. Балтач юлчыларының уңышларын нәкъ шушы сыйфатлар белән бәйләп аңлатырга мөмкин.