+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 ноябрь 2019, 15:05

Радий Хәбиров: "Бердәм Русия - халкыбызның бер өлеше"

Бердәм Русия" партиясе республика өчен бик күп эш башкара, ул сәяси үзәкне, илебезнең сәяси системасын саклый һәм аның үсешен тәэмин итә", - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башинформ» агентлыгына һәм БСТ телеканалына биргән интервьюсында.

Бердәм Русия" партиясе республика өчен бик күп эш башкара, ул сәяси үзәкне, илебезнең сәяси системасын саклый һәм аның үсешен тәэмин итә", - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Башинформ» агентлыгына һәм БСТ телеканалына биргән интервьюсында.

«Мәсьәлә аны һәрчак түрәләр партиясе буларак кабул итүдә булды, кызганычка каршы, без үзебез дә кешеләр анда тик чиновниклар эшли дип уйласын өчен сәбәпче булдык. Чынлыкта анда, түрәләрдән тыш, төрле кешеләр, эшче һөнәр вәкилләре, укытучылар, табиблар бар», — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, «Бердәм Русия»нең 19 съезды вакытында журналистларның сорауларына җавап биреп.
Партиянең төбәк бүлеген яңарту турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров "Без үзебез дә гадәти әхлакый кагыйдәләр һәм тормыш кыйммәтләре булган гади кешеләр, партия әгъзаларыннан да шуны таләп итәчәкбез. "Бердәм Русия" - ул безнең халыкның, безнең кешеләрнең бер өлеше, ә әлегә алар партиянең күпме яхшы эш башкаруын кабул итми. Хәзер җәмгыятьтә гади кешелек мөнәсәбәтләренә, эчкерсезлек, гаделлеккә сорау зур. Шуңа күрә мин дискуссия үткәрергә тәкъдим иттем, аның нәтиҗәләре буенча нәрсә буласын карарбыз», — диде Башкортстан Башлыгы.

Радий Хәбиров кичә Русия Хөкүмәте премьер-министры, «Бердәм Русия» Рәисе Дмитрий Медведевның партиянең төбәк бүлекләре вәкилләре белән очрашуы вакытында яңгыраган Нефтекама мэры тәкъдимнәрен уңай бәяләде.
Читайте нас