Бүген «Бердәм Русия» партиясенең XIX съездында Башкортстан Башлыгы аның Генераль советы составына партиянең төбәк бүлеге секретаре итеп сайланды. Электрон тавыш бирү нәтиҗәләре буенча делегатлар аның әгъзаларын сайлау беркетмәсен раслады.
Башкортстан Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев һәм Бәләбәй сөт комбинатының генеральный директоры урынбасары Тимур Гыйльмияров партиянең Генераль советы составыннан чыгарылды.
Ул үз эшенең форматын үзгәртә, аның составында алты эшче төркем төзеләчәк. Генераль совет әгъзалары аларның эшчәнлегендә катнашырга тиеш булачак, моннан тыш, аларга нәтиҗә өчен шәхси җаваплылык та йөкләнәчәк.
«Без бу мәсьәлә буенча "Бердәм Русия" югары һәм Генераль Советларының уртак утырышында фикер алыштык һәм съездга Генераль Совет потенциалын нәтиҗәлерәк файдалану турында тәкъдим чыгарабыз. Аның составында алты эшче төркем барлыкка киләчәк", - диде Дмитрий Медведев, партиянең XIX съездында чыгыш ясаганда.