+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
26 ноябрь 2019, 18:15

Республикада иң яхшы ихата кайда?

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсына йомгак ясалды.

Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «Күпфатирлы йортларны карап тоту һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча иң яхшы объект» республика конкурсына йомгак ясалды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның йөкләмәсен үтәү барышында расланган конкурсның максаты - гражданнарга яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру һәм йортларны, йорт яны территорияләрен, подъездларны төзекләндерү, торак фондын карап тотуда актив катнашучы кешеләрнең башлангычларын үстерү.
Конкурста өч категория объект каралды: күпфатирлы йорт, якын-тирә территория, подъезд. Конкурс комиссиясенә 51 материал тапшырылды.

Конкурс комиссиясен Башкортстан Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев җитәкләде. Комиссия составында: министр урынбасарлары, шәһәрләр һәм районнар хакимиятләре башлыклары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге, Башкортстанның Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты, Башкортстан Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең һөнәри берлеге вәкилләре.

"Шәһәр округында иң яхшы күпфатирлы йорт" номинациясендә:
I урын - Уфа, Р. Зорге урамы, 70
II урын - Стәрлетамак, Дуслык урамы, 47а
III урын - Салават, Калинин урамы, 81

"Шәһәр округында иң яхшы йорт яны территориясе" номинациясендә:
I урын - Уфа, Р. Зорге урамы, 64/2
II урын - Стәрлетамак, Төзүчеләр урамы, 20
III урын - Күмертау, БАССРның 60 еллыгы урамы, 3

"Шәһәр округында иң яхшы подъезд" номинациясендә:
I урын - Уфа, Р. Зорге урамы, 64 (подъезд 1)
II урын - Күмертау, Машина төзүчеләр урамы, 3б (подъезд 1)
III урын - Стәрлетамак, Цюрупа урамы, 30 (подъезд 2)

"Шәһәр җирлегендә иң яхшы подъезд" номинациясендә:
I урын - Учалы, Тынычлык урамы, 30 (подъезд 5)
II урын - Учалы, Башкортстан урамы, 17а (подъезд 2)
III урын - Бөре шәһәре, 8 Март урамы, 32а (подъезд 2)

"Авыл биләмәсендә иң яхшы йорт" номинациясендә:
I урын - Уфа районы, Михайловка авылы, Коммунистическая урамы, 16
II урын - Уфа районы, Михайловка авылы, Коммунистическая урамы, 14
III урын - Уфа районы, Михайловка авылы, Коммунистическая урамы, 19

"Авыл биләмәсендә иң яхшы подъезд" номинациясендә:
I урын - Уфа районы, Михайловка авылы. Коммунистическая урамы, 26 (1нче подъезд)
II урын - Уфа районы, Михайловка авылы, Коммунистическая урамы, 23 (3нче подъезд)
II урын - Уфа районы, Михайловка авылы, Коммунистическая урамы, 21 (1нче подъезд)
III урын - Тәтешле районы, Югары Тәтәшле авылы, Ленин урамы, 101 ( 1нче подъезд )

«Иң яхшы күпфатирлы йорт» һәм «Иң яхшы йорт яны территориясе» номинацияләрендә беренче урынны алган җиңүчеләр - 1 миллион сум, II урын өчен - 700 мең сум, III урын өчен 500 мең сум ала.

«Иң яхшы подъезд» номинациясендә җиңгән өчен акчалата премия 500 мең сум тәшкил итә, II урын өчен - 300 мең сум, III урын өчен - 100 мең сум.
Читайте нас