Русия Президенты Владимир Путин Нальчикка эш сәфәрен тәмамлап, Кабарда-Балкар башлыгы Казбек Коков белән очрашты.
Ил башлыгы төбәк тормышы белән кызыксынды, төп проблемалар хакында сөйләшенде.Казбек Коков республика икътисадында позитив динамика күзәтелүен әйтте. Социаль юнәлеш буенча күпбалалы гаиләләргә тормыш шартларын яхшыртуга субсидия бирүгә ирешелүен әйтте. Коков белдерүенчә, Кабарда-Балкар бюджеты сәламәтләнә, бу социаль түләүләрне, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Республикада гомумдәүләт проектлары да вакытында тормышка ашырыла.