Спеле Владимир Иванович 1969 елның 8 июнендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетын, Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен һәм Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1992 елда “Күчемсез милек бюросы” җәмгыятендә юрист, арытаба юридик бүлек начальнигы булып башлый.
2001-06 елларда – Башкортстанның юстиция министры, 2006-13 елларда – Башкортстан Президенты Хакимиятенең Ведомствоара иҗтимагый иминлек советы аппараты җитәкчесе, 2013 елда – Башкортстанның Иҗтимагый иминлек ведомствоара советы секретаре, Башкортстан Президенты Хакимиятенең Ведомствоара иҗтимагый иминлек советы аппараты җитәкчесе, 2013-16 елларда – Башкортстанның Иҗтимагый иминлек ведомствоара советы аппараты җитәкчесе, 2016-19 елларда Башкортстанның Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе булып эшләде.