Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Сәяси советы президиумы утырышын үткәрде.
Анда партиянең XIX съезды һәм “Шәһәр мохите” республика форумы нәтиҗәләре, шулай ук, “Яңарыш 2.0” партия эчендә фикер алышуның якынча нәтиҗәләре ясалды.
Утырышта тикшерелгән мәсьәләнең берсе – Яңа ел каникуллары чорында алкогольле продукцияне сатуны чикләү. Радий Хәбиров белдерүенчә, партия контрафакт хәмер сату урыннарын ачыкларга ярдәм итәргә тиеш.
–Бу законның ничек эшләвен анализларга, әлеге чараларның уңай нәтиҗә бирәме-юкмы икәнлеген аңларга кирәк. Сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сатуны тыйганнан соң хокук бозулар саны кимүен исәпкә алганда, без барысын да дөрес эшләдек, – диде Радий Хәбиров. – Кешеләргә киңкүләм мәдәни һәм спорт чаралары рәвешендә альтернатив тәкъдимнәр ясарга кирәк.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, “Бердәм Русия” башкарма комитетына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекне башларга тәкъдим итте.