+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 декабрь 2019, 07:15

Германиянең эшлекле даирә вәкилләре Русиядә

Президент Владимир Путин Германиянең эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашу уздырды.

Президент Владимир Путин Германиянең эшлекле даирәсе вәкилләре белән очрашу уздырды.

Яклар сәүдә-икътисади өлкәдә Русия-Германия мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.
- Германия икътисадының Көнчыгыш комитеты активын, безнең дусларыбызны, әйдәп баручы немец эшкуарларын кабат сәламләвемә шатмын.

Безнең очрашулар матур традициягә әйләнде. Без бу форматта инде дүртенче тапкыр эшебез, төрле өлкәләрдәге проектлар буенча фикер алышу өчен җыелабыз.

Германия - безнең иң мөһим икътисади партнерларыбызның берсе. Без немец бизнесының прагматизмын һәм уртак эшкә әзерлеген югары бәялибез, алга таба да ике яклы элемтәләрне үстерергә омтылачакбыз.

Бүген Русия икътисадына немец инвестицияләре 20 миллиард доллардан артып китә, ә Русиянеке Германия икътисадына 10 миллиардка якын.

Русиядә немец капиталы катнашлыгында барлыгы биш меңләп компания эшли. Аларның гомум финанс әйләнеше 50 миллиард доллар тәшкил итә.

Германия, Кытай Халык Республикасыннан кала, Русиянең тышкы сәүдә партнерлары арасында икенче урында тора. Әле күптән түгел генә беренче урында иде. Без бу күрсәткечләргә әйләнеп кайтырбыз дип ышанам, - диде Владимир Путин очрашуда.
Читайте нас